“Үлемсез полк” йөреше 9 майда узачак бәйрәм чаралары кысаларында үтәчәк. Акциядә катнашучылар сәгать 9.00да Булгаков урамында җыела (элекке Парковая урамы, 7нче мәктәп артында).
Акциядә катнашучылар күтәреп чыгачак портретларның үлчәмнәре: рамының биеклеге — 43,5 см, киңлеге — 29 см, фотоның биеклеге — 33,5 см, киңлеге — 24,5 см. Фото астына — исем-фамилиясе, әтисенең исеме, хәрби дәрәҗәсе языла. Транспарант тоткасының озынлыгы — 40 см.
Оештыру эшләре буенча җаваплы: Миләүша Глухова (Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, тел. 6-56-49, 8-9178835539).