Лениногорск ветераннары Җиңү бәйрәме турында сөйләште

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Район һәм шәһәр ветераннар советында Марс Исхаков җитәкчелегендә “Лениногорскилыларның Үлемсез полкы” маршын уздыру эшен активлаштыру буенча фикер алыштылар.

Әлеге акцияне оештыру эшләре турында Николай Степанов чыгыш ясады. Ул ел саен анда катнашырга теләүчеләрнең саны артуын билгеләп үтте. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Сушкова “Үлемсез полк”ка шәһәр һәм авылдагы белем бирү учрежденияләре кушылачагын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International