Шәһәребезнең “Юбилейный” бассейнында уку йортлары һәм оешма-предприятиеләр арасында йөзү буенча шәһәр спартакиадасы узды.
Ир-егет һәм хатын-кызлар дүрт яшь категориясенә бүленеп, ирекле стильдә 50 метр араны йөзде, шулай ук командалар арасында эстафетада да булды. Нәтиҗәдә, политехник колледж студентлары - команда исәбендә, нефть техникумы студентлары эстафетада җиңүче булды. “Лениногорскнефть” идарәсе командасы икесендә дә беренче урын алды.