Бәйрәм көннәрендә шәһәребездә традицион беренче Май эстафетасы узды. Алтмыш беренче тапкыр уздырылучы ярышта быел 700 дән артык йөгерешче катнашты.
Алар – мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары, оешма-предприятие хезмәткәрләре. Тантаналы чарада спорт тормышында актив шәһәрлелеләр бүләкләнде, Россия спорт мастеры таныклыклары, ГТО билгеләре тапшырылды. Эстафетага старт Үзәк мәйданда бирелде. Йөгерешчеләр Шашин, Тукай, Ленинградская урамнары буенча сузылган маршрутны узып, финишка да бирегә килде.
Нәтиҗәдә, VI-VII һәм VIII-IX сыйныфлар арасында 12 нче лицей, X-XI сыйныфлардан 7 нче мәктәп командалары җиңүче булды. Уку йортларыннан нефть техникумы командасы беренче урында. Предприятие һәм оешмалар арасында “Инфитно” җәмгыяте (хезмәткәрләр саны 500гә кадәр) һәм “Лениногорскнефть” идарәсе (хезмәткәрләр саны 500дән артык) спорт сөючеләренә тиңнәр табылмады. Призлы урын алучыларның бөтенесенә дә Диплом, медаль, кубок һәм бүләкләр бирелде.