20-21 апрельдә республиканың тратрадицион мәдәният үсеше үзәге Лениногорскида семинар үткәрә. Авыл мәдәният йортларының чуаш мәдәниятен саклау темасына багышланган ул. Анда 7 районның мәдәният хезмәткәрләре катнаша. Беренче көнне семинар Мәдәният сараенда үтте. 21 апрельдә семинарда катнашучылар Ивановка һәм Яңа Сережкино мәдәният йортларына барачак. Анда мастер-класслар үтәчәк.