"Язгы игелеклелек атнасы" дәвам итә…

2017 елның 21 апреле, җомга

“Язгы игелеклелек атнасы” кысаларында һәркем кулыннан килгән кадәр игелек, яхшылык кылырга  тырыша.

Шул уңайдан, 8 нче территориаль үзидарәсе үзенә кунакка “хуҗасыз” калган тыл хезмәтчәннәрен җыйды. “Ветераннар янәшәбездә” дип аталган бу чара “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм 7 нче территориаль үзидарәсе белән берлектә узды.

- Олыны  хөрмәт итмәгән үзе олыгаймаган. Безнең өчен үрнәк, сез безгә әле бик кирәк. Якыннарыгызның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, якты көннәргә  шатланышып шулай бергә-бергә яшик, - дип сәламләде  халыкка өйдә социаль ярдәм күрсәтү мөдире Луиза Ризванова.

Чара түгәрәк өстәл, ямьле табын  артында үтте. Ул җанлы аралашу, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмне шәһәребезнең педагогик колледж студентлары бизәде. Алар берсеннән-берсе матур җырларын бүләк итте. Әбиләр үзләре дә кушылып җырлады, актив булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International