10-14 апрель аралыгында Казанда "Созвездие-Йолдызлык" республикакүләм яшьләр фестивале узды.
Анда Лениногорск иҗат коллективлары да катнашты.
"Хореография" номинациясендә безнең "Империя" төркеме (җит. Ольга Малыхина) III урын яулады.
"Конферанс" номинаиясендә II урынны Азат Кашапов (җит. Гөлүзә Кашапова), Максим Ерофеенко һәм Ильяс Мингалеев (җит. Наилә Чубатова) яулады.
Лениногорскиның танылган "Пируэт" хореография коллективы (кечкенәләр төркеме, җит. Зөлфия Витакова) «Задорный вечерок» дип аталган биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулады.