Өстәл теннисы буенча шәһәр беренчелеге үтте

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Үткән атнада оешма-предприятиеләр һәм уку йортлары арасында өстәл теннисы буенча шәһәр беренчелеге үтте.

Нефть техникумының спортзалында барган уеннарда унөч команда һәм кырыкка якын теннис яратучы үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә, предприятиеләр арасында “Лениногорскнефть” идарәсе, уку йортларыннан нефть техникумы командасы беренче урын алды. Призлы урын алучылар Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар иясе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International