Лениногорск "Йолдызчыклары" балалар гимнастика фестивалендә катнашып кайтты
2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе
Апрель башында башкалабыз Казанда гимнастика буенча III балалар «Olympico Bаby Cup 2017» фестивале узды.
Анда 1300 дән артык 2004-2012 елларда туган яшь спортчылар катнашты. Алар Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илдән (Казахстан, Киргизия, КНР) килгән иде. Шулар арасында Лениногорскиның 1нче балалар спорт мәктәбеннән "Йолдызчыклар" командасы да бар иде.
Лия Хәбибуллина, Элина Насретдинова, Самира Минязева, София Григорьева һәм Виктория Виниченко уңышла чыгыш ясап, 15 команда арасында дүртенче урын яулады.