Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә Хәтер сәгате узды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Кичә, 11 апрель көнне, "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Хәтер сәгате үтте. Ул Халыкара тоткыннарны концлагерьлардан азат итү көненә багышланган иде.

Олы буын кешеләре "Война за колючей проволокой" исемле документаль фильм карадылар, фикер алыштылар. Әйтергә кирәк, сугыш елларында фашистлар концлагерьларында 18 миллион тоткын булган, шуларның 11 миллионы җәзалап үтерелгән.

- Мондый Хәтер көннәре билгеләп үтү - кирәкле гамәл. Безнең шулай итеп сугыш елларында олы кайгы кичергән гаиләләргә ихтирамыбызны җиткерү ул, - диделәр чарада катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International