Республика, шул исәптән безнең район территориясендә янгынга каршы режим кертелде. Полиция хезмәткәрләре, янгын сүндерү бүлеге, җирле үзидарә вәкилләре катнашында профилактик төркем оешты. Алар торак пунктларда коры үлән, чүп яндыруны контрольдә тотачак. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре чүп-чар һәм үлән яндырган өчен, административ штраф салу кебек җаваплылык каралуын хәбәр итә. Гражданнар өчен ул - 1 меңнән 5 меңгә кадәр, юридик затларга - 150 меңнән 200 меңгәчә, вазифаи затларга - 6 меңнән 15 меңгәчә. Ә янгынга каршы режим вакытында штраф бәясе ике тапкырга арта. Янгын нәтиҗәсендә зур матди зыян салынган, яисә кеше тормышына куркыныч тудырылган очракта, җинаять җаваплылыгы каралган.