Мария Дмитриевна тумышы белән Иске Каук авылыннан.12 яшеннән колхозда олыларга ярдәмгә чыга. Сугыш елларында яшүсмер Мария атлар карый, урак өстендә комбайнер булып эшли. Сугыштан соң авыл советына эшкә керә.
Шәһәргә ире белән 1954 елны күчеп киләләр. Шул елдан алып пенсия яшенә кадәр Мария Дмитриевна "Лениногорскнефть" идарәсенең УТТ-1да хезмәт куя. Юбилярны котларга эш урыныннан ветераннар советы рәисе Вагиз Хафизов һәм шәйәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова килгән иде.