7 апрельдә – бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Аның уңаеннан, Мәдәният сараеның кекушин-каратэ клубы, җитәкчесе А.У. Ганиева һәм Мәдәният сараенда яшьләр эшләре буенча белгеч “Сәламәт булыгыз” дигән акция үткәрделәр. Үзәк мәйданда ял итүчеләр өчен шарлар һәм сәламәтлек турында белешмәлекләр тараттылар.