Яңа Иштирәк авылы җирлегендә админстратив комиссиянең күчмә утырышы үтте. анда «Архградстройконтроль» төзегән беркетмәләр каралды. Күпчелеге йорт тирәләрен тәртиптә тотуга кагылышлы иде. Утырышта катнашучыларга авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре, закон нигезендә каралган җаваплылык аңлатылды.