2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән торган Лениногорск районы командасы республика укчылары Спартакиадасының шахмат буенча ярышларында беренче урын алды. Ул Актанышта үтте. Тренер - укытучы Сергей Михайлов укучылары иң яхшылар булып танылды: Ксения Николаева, Динара Сафиюллина, Рифат Мортазин һәм Альберт Рау.