«Лениногорскнефть» идарәсенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Бөгелмәдә узган йөзү ярышында уңышлы чыгыш ясадылар. Сергей Осипов 100 метр арада җиңүче булды. Агния Карнаушенко – өченче, Камилла Бадретдинова - өченче булды. Камилә Шиһапова - дүртенче урында.
«Юбилейный» бассейны коллективы, әти-әниләр транспорт белән ярдәм иткән өчен «Лениногорскнефть» идарәсенә рәхмәтләрен белдерәләр.