Лениногорск Мәдәният сараенда Нәүрүзгә багышланган "Аулак өй" узды

2017 елның 24 марты, җомга

21 март көнне Мәдәният сараенда "Аулак өй" гөрләде. "Чишмә" татар вокаль ансамбле әзерләгән бәйрәм Нәүрүзгә багышланган иде.

Чарада "Солнечные лучики" балалар ансамбле, солистлар И.Сафин, А.Магсумова, Б.Фаттахов, Д.Ермеева катнашты, Г. Гатауллина  дәртле биюләре белән килгән кунакларның күңелләрен җилкендерде.

Үзбәк һәм төрекмән диаспоралары вәкилләре "Аулак өй"дә кунак булып кына калмады, үзләре дә актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International