Яшь лениногорскилылар паспортлы булды

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда "Мин Россия гражданины" дигән чара, паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Барлыгы егерме биш 14 яшьлек егет-кызлар килгән иде. Аларга паспортны Полиция начальнигы урынбасары А.В. Алексеев һәм  эчке эшләр бүлегенең миграция сораулары буенча бүлек башлыгы Лилия Юнысова тапшырды. 

Әлеге чарага яшүсмерләрнең әти-әниләре дә килгән иде. Алар исеменнән А.М. Маликова үзенең теләкләрен җиткерде. Музей хезмәткәрләре укучылар өчен презентация һәм паспорт тарихын чагылдырган  күргәзмә әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International