Лениногорскилылар “Йолдызлык – Созвездие” фестиваленнән җиңүләр алып кайтты

2017 елның 3 марты, җомга

1-2 март көннәрендә Баулыда  “Созвездие- Йолдызлык” яшьләр телевизион республика фестиваленең зональ этабы узды. Анда лениногорскилылар да катнашты. Сайлап алу турында республиканың 6 районыннан 1 меңнән артык балалар катнашты. Икенче көнне гала-концерт узды. Шунда җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Лениногорскилылар алдынгы урыннар яулады. Призлы урын алучылар “Созвездие-Йолдызлык”ның суперфиналына чакыру алдылар. Ул Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International