Шәһәрнең Балерина фонтаны янында кар өстендә гөлләр "чәчәк атты".
"Кекушин-каратэ" клубына йөрүчеләр 8 март алдыннан гүзәл затларыбызга шундый үзенчәлекле бүләк ясады.
"Кар өстендә гөлләр" акциясе шәһәрдәшләребезнең күңеленә бик хуш килде, үтеп баручыларның күбесе үзләре дә карда гөлләр ясарга алынды.