Лениногорскида күп балалы гаиләләргә торак сертификатлары тапшырылды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүген күп балалы өч гаилә торак сертификатына ия булды. Аларны әлеге шатлыклы мизгелләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков тәбрикләп, кулларына сертификатны тапшырды, тыныч тормыш теләде.

Торак сертификаты Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бирелә. Әлеге документка ия булучы гаиләләр нык шатланды, рәхмәтләрен җиткерде.

Лютсия Тяховеева гаиләсендә биш бала, Илдар Ситр гаиләсендә тугыз бала, Мөхтәрәмә Шәмсиева гаиләсендә җиде бала тәрбияләнә. Аларга сертификатта күрсәтелгән суммага туры килерлек фатирлар тәкъдим ителәчәк. Торак мәйданы кечкенә булса, гаиләләр үзләреннән дә акча кертеп, зурракны ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International