"Алый парус"та балалар мәйданчыгы ачылды

2016 елның 21 октябре, җомга

Шушы көннәрдә "Алый парус" реабилитация үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәйданчык ачылды.

Ул үзәкнең ишегалдында урнашып, анда таганнар, махсус эскәмия, аттракционнар урнаштырылган, алар уңайлы гына түгел, куркынычсыз да. Ул үзәкнең попечительләр советы хәйриячелек средстволары хисабына барлыкка килде. Мәйданчык барлыкка килүгә үзләреннән зур өлешне «Лениногорскнефть» идарәсе, «ТатнефтьЛениногорскРемСервис», «Тигр» җәмгыяте керткән. Ачылу тантанасында хәйриячеләр үзләре дә катнашты, мәйданчыкны сынап карарга килгән балаларга, аларның әти-әниләренә сәламәтлек, уңышлар теләделәр һәм кызыл тасманы кистеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк мәйданчык төзүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International