Лениногорскида «Гыйлем нуры»XIII республика конкурсы узды

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорск Мәдәният сараенда Әхмәтхади Максудиның "Гыйбадәте исламия" китабы буенча ислам нигезләрен белү буенча "Гыйлем нуры"XIII республика конкурсы узды. Чара «Гаилә»илкүләм проекты кысаларында узды.

Район башлыгы Марат Гирфанов мөфти, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, республика мөселманнары Диния нәзарәте казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, районыбыз имам-мөхтәсибе Булат Раупов белән бергә чараны ачып, республиканың төрле районнарыннан килгән хатын-кызларны сәламләде.

Конкурста Нурлат, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Балтач, Арча, Ютазы, Тукай, Зеленодольск, Чистай, Кукмара, Чирмешән, Баулы, Әлмәт, Яңа Чишмә районнарыннан һәм Яр Чаллы, Азнакай, Алабуга шәһәрләреннән барлыгы 19 команда катнашты.

Финалда беренче урын өчен 6 команда көрәште, 22 сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде. Конкурс йомгаклары буенча Яшел Үзән районы җиңүче булды. Калган катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Конкурста катнашучыларны котлыйбыз, рухи белемнәрне үзләштерүдә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International