"Халык контроле" системасында кулланучыларны матди бүләкләү кертелгән, дип хәбәр ителә республика Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыыгы сайтында.
Республика Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән гражданнар, этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү һәм сату өлкәсендә закон бозу турында биргән мәгълүмат буенча хокук бозу факты расланган очракта, 1-3 мең сум күләмендә матди бүләкләнәчәк.
Мәгълүматны түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин: сәүдә, җәмәгать туклануы кагыйдәләрен бозу, этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне законсыз җитештерү һәм сату.
Вәкаләтле вазифаи затлар мәгълүматта билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү үткәрәчәк. Хокук бозу факты ачыкланган очракта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе заявка бирүчеләргә акча күчерә.