Хөрмәтле лениногорскилылар, сезне «Служение»премиясендә катнашучылар белән таныштыруны дәвам итәбез
Тимәш авыл җирлеге башлыгы Халидә Сөләйманова «Гасырлар зирәклеге: Габдерәхим Утыз Имәни мирасын саклау» проекты белән "Киләчәк буыннар өчен бөек мирас"номинациясендә катнаша.
Проектның төп максаты-күренекле татар галиме, язучысы һәм мәгърифәтчесе Габдерщхим Утыз Имәнинең мәдәни мирасын һәрьяклап өйрәнү, популярлаштыру һәм саклау өчен шартлар тудыру.
"Габдерәхим Утыз Имәнинең эшчәнлеге фәнне, белемне, Ватанга һәм халкыңа мәхәббәтне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Үз заманының алдынгы идеяләрен чагылдырып, ул татар мәгърифәтчелеге үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Проект рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, татар милли традицияләрен торгызу өчен зур әһәмияткә ия", - дип билгеләп үтә Халидә Хәлил кызы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект авылның энтузиастлары Айрат һәм Венера Габидуллиннар белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә бөек мәгърифәтченең уникаль мәдәни мирасы кадерләп саклана һәм киң аудиториягә тапшырыла, Тимәш авылының данлы тарихы битләре яңадан торгызыла.
Халидә Сөләймановага проектының тормышка ашырылуын һәм җиңүен телибез.
Исегезгә төшерәбез, «Служение» Бөтенроссия премиясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла. Ул кешеләрнең тормышын яхшырту өчен тормышка ашырыла торган иң яхшы тәҗрибәләрне һәм проектларны ачыклау һәм хуплауга юнәлдерелгән.