Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле визит белән Лениногорскида булып китте. Аның барышында ул гражданнарны кабул итте, министрлыкка караган учреждениеләрдә булды, хезмәткәрләр белән сөйләште. Кабул итү барышында министрга өч кеше мөрәҗәгать итте.