Көндәлек мәшәкатьләр белән вакыт үткәне сизелми дә кала. Милли бәйрәмебез – Сабан туе да якынлаша бит. Быел районкүләмендә ул гадәттәгедән бераз иртәрәк – 29 майда үтәчәк. Районыбыз авылларында 4 июнь көненә дип билгеләнгән.
Май ахырында үткәрүнең сәбәбен Ураза ае башлану белән бәйләп аңлаттылар мэриядә. Шушы көннәрдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие-оешма җитәкчеләре белән район Сабан туе узачак мәйданда әзерлек эшләре буенча киңәшмә үткәрде. Ивановка авылы янындагы каенлыкта эшлисе, башкарасы эшләр бик күп. Шәһәрдәге һәр предприятие-оешмага территория бүлеп бирелгән, алар җаваплылык тоеп, эшләп чыгарлар, дигән фикерен җиткерде район башлыгы. Быел үзәк трибунаны каплаган япманы (тент) да юдыртачаклар икән, башка елларда мондый эш башкарылмаган булган. Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, япманы алыштырыр вакыт та җиткән, киләсе елга алмаштырырга дип планга кертергә кирәк, ди.
Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре мәйданны талпанга каршы препаратлар белән эшкәрткән, өч көннән соң тагын карап чыгып, кирәк булса, тагын эшкәртәчәкләр. Димәк, төзекләндерү, буяу эшенә курыкмыйча тотынырга була. Утыра торган эскәмияләрне дә тиз кибә торган буяу белән алданрак буярга дигән фикер яңгырады. Югыйсә, ел саен халык күлмәк-чалбарлары белән шушында буяла.
Сабантуйга вакыт аз калды, шунлыктан билгеләнгән эшләрне җиренә җиткереп, ахыргача башкарырга, диелде. Җыр-моң, уен-көлке белән лаеклы каршы алыйк бәйрәмне, елга бер генә килә бит ул.