Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Лениногорск муниципаль районы Һәм Лениногорск шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
ГО һәм ГТХ УКП
Су объектларында куркынычсызлык
Балаларның иминлеген яклау һәм тәэмин итү
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ АКТЛАР
Беренче ярдәм күрсәтү
Халыкка хәбәр итү
Яклауның төп чаралары һәм ысуллары
Янгын куркынычсызлыгы
Коллектив һәм индивидуаль яклау чаралары
"Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Матбугат хезмәте
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Ике яклы элемтә
Шәһәр һәм район хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Статистик мәгълүмат
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Бюджетны куллану
Иҗтимагый совет
Оештыру чаралары планы
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициативалы бюджетлаштыру
Социаль эшмәкәрләр һәм НКОларга ярдәм күрсәтү
Лениногорск муниципаль районында Уңайлы шәһәр мохите
Ведомство контроле
Лениногорск муниципаль районы территориясендә бушлай чаралар
Яңалыкларга язылу
Яшь гаиләләргә торак
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Мөрәҗәгать итү һәм гаризаларның кабул ителгән формасы
Махсус хәрби операция
Район турында
“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башлыгы
Район тарихы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район турында
Лениногорск районында илкүләм проектлар
Шәхси мәгълүматларны яклау
Лениногорскига 60 яшь!
Районның геральдикасы
Лениногорск районы Бөек Ватан сугышы елларында
Лениногорск районы һәм шәһәренең почетлы гражданнары
Муниципаль районның/шәһәр берәмлегенең инвестиция паспорты
Координаталарын файдаланып бирелергә тиешле объектлар турында мәгълүмат
Лениногорск районының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Ситуацион үзәк
Өлешчә мобилизация
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы (2023)
Контракт буенча хезмәткә языл
Документлар
Статус документлар
Документлар проектлары
Муниципаль район Советы карарлары
Башлык карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
НПА реестрлары
Көйләүгә тәэсир итүне бәяләү
НПАны коррупциягә каршы экспертизалау
Шәһәр төзелеше
2025 ЕЛГА БУКЛЕТ
Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Лениногорск муниципаль районы милкендә булган объектлар исемлеге
Ачык тыңлаулар
Килешүләр
Хисап сәясәте
Экология
Муниципаль районнар
Лениногорск муниципаль районы Һәм Лениногорск шәһәре
“Ландыш”ка - нәкъ алтмыш
2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
"Лениногорскнефть" идарәсе карамагындагы "Ландыш" балалар сәламәтләндерү лагере 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан оештырылган бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар җыелды.
"Татнефть" җәмгыятендәге барлык лагерьлар арасында "Ландыш" – иң олысы. Ул 1954 елның 5 маенда пионер лагере буларак оеша. Шул вакыт эчендә барлыгы 50 меңгә якын бала ял итеп, сәламәтлеген ныгыткан. Нефтьчеләр балаларның ялын уңайлы итү даими рәвештә зур күләмде төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкара. Бүген ул заманча, зур, якты спорт, акт заллары, уен мәйданчыклары, йөзү бассейны булган сәламәтләндерү үзәге. "Ландыш"ның урыны да бик матур – ул Ивановка авылын узып, "Степной" заказнигы янәшәсендә утыра.
Территориясенә килеп кергәч үк, ишегалларының пөхтәлегенә, балалар өчен уңайлы мәйданчыклар булуына игътибар итәсең. Ул, чыннан да, әкият сараен хәтерләтә. Заманча җиһазлы булу өстенә, аның территориясе җәй һәм көз айларында аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә.
Чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерт белән башланып китте. Алып баручы лагерьның тарихы, уздырылган бәйрәмнәр, төрле чаралар турында сөйләде.
"Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов кунакларны сәламләп, лагерь хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрик итте.
– Лагерь үзенең тарихы белән горурлана ала икән, димәк үзенең эшчәнлеге белән дә лаеклы горурлана ала дигән сүз. Киләчәктә дә шулай ук уңышлы эшләвегезне телим. Лагерьның 70-80 еллык юбилеен да шундый зур гаилә белән билгеләп үтәргә булсын, – диде.
"Татнефть" җәмгыятенең ярдәмче производство бүлеге начальнигы Газинур Ибраһимов хезмәткәрләргә юбилей көнендә уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләде.
Бу көнне бирегә әйтерсең зур һәм дус гаилә җыелган иде. Бәйрәм кичәсе дә үзенә күрә бер очрашу формасында узды. Күпләр монда озак күрешмәгән хезмәттәшләрен очратты, ветераннар яшь чакларын искә төшереп, бергә эшләгән елларын искә алып утырды.
Бу көнне озак еллар дәвамында лагерьда пионервожатый, тәрбияче, аш пешерүче һәм башка вазифаларны үтәгән хезмәткәрләр сәхнә алдына чакырылды. Аларның гадел һәм тырыш хезмәтләре бәяләнеп, һәркемгә "Татнефть" җәмгыяте һәм "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеге, шулай муниципаль район башлыгының күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.
Ләйсән Билалова, Заман Сулышы"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре
Хөрмәтле лениногорскилылар, БПЛА һөҗүме вакытында нишләргә?
28
май, 2026 ел
Лениногорскида өлкән яшьтәге кешеләр арасында кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар узды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова өлкән яшьтәге кешеләрнең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән әңгәмә үткәрде.
Лениногорск районы дәүләт (муниципаль) контроле органнары җитәкчеләре белән киңәшмә
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Михеева Миләүшә Лениногорск районы территориясендә контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыручы дәүләт (муниципаль) контроль органнары җитәкчеләре белән Лениногорск шәһәре прокуратурасы бинасында шәһәр прокуроры Гимаев Марсель үткәргән киңәшмәдә катнашты.
Лениногорскида узган атнада транспорт чаралары белән идарә иткән ике балигъ булмаган бала тоткарланган
24 майда иртәнге 4.28 дә дәүләт автоинспекторлары «ВАЗ-2114» белән правасыз идарә иткән 17 яшьлек яшүсмерне тапканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз