Ана капиталы акчаларын белем бирү хезмәтләреннән файдалануга куллану мәктәп яки югары уку йорты белән генә чикләнми – аның белән баланы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениләренә йөрткән, түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнгән һәм курсларда белем арттырган өчен түләргә мөмкин.
Иң мөһиме, оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булсын. Гаризаны онлайн форматта юлларга яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә барып тапшырырга мөмкин.
Баланы укыткан өчен түләү - ана капиталыннан файдалануның иң актуаль юнәлешләреннән берсе. Программа гамәлгә кергәннән бирле республикада 50 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларны укытуга тоткан.
2026 елда аның күләме түбәндәгечә:
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).