Лениногорскиның Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Шундый һөнәр бар-табигатьне яклау!"Гаилә" илкүләм проекты кысаларында эколог һөнәре белән танышуга багышланган чара узды.
Очрашуның махсус кунагы булып А.Щеповских исемендәге «Степной» тыюлыгы вәкиле Хәлил Хәмит улы Галәметдинов булды.
Мавыктыргыч лекция-әңгәмә форматында Хәлил Хәмит улы балаларга Лениногорск районында урнашкан тыюлыкның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Ул аның гаҗәеп кыйммәтенә җентекләп тукталды, сак астында булган үсемлек һәм хайваннарның уникаль төрләрен билгеләп үтте. Кунак тыюлык территориясенең төбәкнең экологик балансын саклауда нинди роль уйнавына аерым игътибар бирде.
Хәлил Хәмитович укучыларга табигатькә сакчыл карауның мөһимлеген һәм урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерде: чүпләмәскә, тиешсез урыннарда учак кабызмаска, кыргый хайваннарны борчымаска 1әм башкалар. Очрашу азагында ул балаларның сорауларына җавап бирде, табигатьне саклау — ул һөнәр генә түгел, ә һәр кешенең җаваплылыгы да, дип ассызыклады.