"Татарстанда салымнар турында барысы да/ Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «MAX милли мессенджерында рәсми канал эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә.
«Вконтакте»һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә гамәлдәге аккаунтлар белән беррәттән, канал идарә эшчәнлеге турында оператив мәгълүмат бирү өчен булдырылган һәм рәсми чыганак булып тора.
Яңа каналда салым законнарының актуаль яңалыклары, белгечләр аңлатмалары һәм башка файдалы материаллар бастырыла.
Безнең язылучы булгач, сез беренчеләрдән булып безнең чаралар – бушлай вебинарлар, семинарлар, ачык ишекләр көне, мобиль салым офисларының чыгулары турында белерсез. Салым бурычларын үтәү өчен мөһим даталарны калдырмагыз. Салым салудагы барлык яңалыклар турында белерсез.
Барлык салым түләүчеләрне каналга кушылырга чакырабыз.
Язылу өчен сылтама https://max.ru/id7707329152_gos16