«Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Анастасия Туктарова хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен "Гаилә"илкүләм проекты кысаларында Туган якны өйрәнү музеена бару оештырды.
«Хезмәт батырлыгы маршруты» квестының төп максаты — балаларга уен рәвешендә тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында сөйләү һәм ата-бабаларның Җиңүгә керткән өлешләре турында истәлекне саклау.
Музейда балалар шәхси әйберләрне: хатларны, фотоларны, бүләкләрне, мемориаль такталарны, тылда Җиңүне якынайткан затларның документларын һәм архив материалларын күрә алдылар.
Көнкүреш-эш кораллары, борынгы кирәк-яраклар һәм милли киемнәр белән таныштылар. Катнашучылар экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, кызыксындырган сораулар бирделәр.