Моряков урамы, 13 һәм 15, Шашин проспекты, 15А һәм 13, Ленин проспекты, 20 йортларда ишегалды территорияләрен тантаналы рәвештә ачтылар. Бу ишегаллары быел Рәис Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелде.
Рөстәм Нургалиевич инициативасы белән Электрон мактау тактасы ачылды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Мөхәммәтшин аларга исем таныклыклары тапшырды. Мактау тактасына эләккәннәрне-безнең кадерле укытучыларыбыз һәм педагогларыбызны котлыйбыз. Лениногорск һәм Лениногорск районы хакына тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.
"Уңай" шәһәр мохитен формалаштыру "Федераль проектының"Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проекты буенча Лениногорскта барлыгы 19 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Рөстәм Нургалиевичка районыбызга даими ярдәм күрсәткәне өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Актив яшәүче хатын-кызлар ярдәмендә киләсе елда барлык ишегалларының йорт яны территорияләре чәчәк түтәлләре белән бизәлер дип өметләнәбез.