Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты дистанцион кабул итү оештыра.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2022 – 2028 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары стратегиясен раслау турында» 24.12.2021 ел, № 1285 карарының 4 пунктын үтәү кысаларында тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты авыл җирендә яшәүче һәм авыр тормыш хәлендә калган социаль якланмаган, аз керемле гражданнарны аларга коммуналь хезмәтләргә тарифларны дәүләт җайга салуы мәсьәләләрендә хокукый ярдәм күрсәтү өчен дистанцион кабул итүне оештыра.
Кабул итү 2026 елның 24 сентябрендә 14:00 сәгатьтә ВКС режимында булачак (тоташтыруга сылтама: https://goskomitet.ktalk.ru/ambn2t8p7snb).