Лениногорскида балигъ булмаган мотоцикл йөртүче тоткарланды

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

19 майда 13:30 сәгатьтә Лениногорскида, Уральская урамында, 2 нче йорт янында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре IRBIS мотоциклы йөртүчесен туктата. Руль артына транспорт белән идарә итү хокукы булмаган 2009 елгы яшүсмер эләккән.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 12.7 маддәсе буенча административ эш кузгатылган. Штраф 5000 сумнан 15000 сумга кадәр. Мотоцикл махсус стоянкага эвакуацияләнгән.

Исегезгә төшерәбез, балигъ булмаганнарга транспорт чарасы белән идарә итү законсыз гына түгел, бик куркыныч та! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International