Лениногорск кешесе автомобиль сатып алганда мошенникларга 1,6 млн сумнан артык акча күчергән

2026 елның 19 мае, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенә мошенниклар корбаны булган 1988 елгы ир-ат мөрәҗәгать иткән.

Зыян күрүче сүзләренчә, агымдагы елның мартында ул мессенджерларның берсендә чит илдән китерелгән автомобильләрне сату турында белдерү тапкан. Сатучы белән аралашканнан соң ир-ат машина китерү турында килешә һәм 1 660 000 сум күләмендә аванс күчерә.

Берникадәр вакыттан соң сатучы коммерцияле җыем өчен янәсе тагын 1 900 000 сум таләп иткән. Акча күчерүдән баш тартканнан соң, җинаятьче автомобиль өченче затка сатылачак, дип хәбәр иткән. Шул ук вакытта кертелгән аванс кире кайтарылмавын әйткән.

 Әлеге факт буенча «аеруча зур күләмдә мошенниклык»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шуны искәртә: Интернетта килешүләр төзегәндә сатучыларның ышанычлылыгын арттыру тикшерегез һәм таныш булмаган затларга зур суммалар күчермәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International