Лениногорскида чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Лениногорскида «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара узды.  

Анда Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Марат Гирфанов, шәһәр һәм район чик сакчылары, чик сакчыларының хатыннары һәм балалары,  халык катнашты.   

"Хөрмәтле чик буе гаскәрләре ветераннары һәм хәрбиләре, сезне һөнәри бәйрәмегез – Чик сакчылары көне белән котлыйм! Батырлыгыгыз һәм бурычыгызга тугрылыгыгыз өчен сезгә түбәнчелек белән баш иям. Көндез дә, төнлә дә безнең чикләрне саклаганыгыз, өйләребездәге тынычлыкны һәм баш өстендәге тыныч күкне саклаганыгыз өчен рәхмәт. Чын күңелемнән сезгә нык сәламәтлек, кыюлык,  ныклык һәм җан тынычлыгы телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт җылылык, мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен. Өч Тапкыр: Ура! Ура! Урааа!",- дип билгеләп үтте Марат Нилевич.

Тантаналы чара «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салудан башланды, аннары чик сакчылары колоннасы Хәрби дан аллеясына, чик буе гаскәрләренең 100 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәлгә таба барды. Һәйкәл янына чәчәкләр салдылар һәм Бөек Ватан сугышы елларында  фронтка киткән 138 чик сакчысын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Фото: ЛМР матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International