Лениногорскида быел беренче тапкыр Урман паркы көне үткәрелде.
Анда 500дән артык кеше катнашты. Шул исәптән администрация, предприятие һәм оешма, җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары, ветераннар һәм шәһәрнең актив кешеләре.
Ике сәгать эчендә территорияне чүп-чардан чистарттылар, узган елгы яфракларны себерделәр, эскәмияләрне буядылар, коры һәм авария хәлендәге агачларны кистеләр. Соңыннан барысын да кайнар чәй белән сыйладылар.
Вакыт тапканнарга һәм бу изге эштә катнашканнарга рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм белән парк олылар һәм балалар өчен чистарак, уңайлырак һәм куркынычсызрак булды.
Фото: ЛМР матбугат хезмәте