Лениногорскида яшь пар һәйкәлгә чәчәкләр салды

2026 елның 9 мае, шимбә

Бөтен ил Җиңү көнен бәйрәм итәргә әзерләнгәндә, Лениногорскиның Никахлашу сараенда МХО катнашучысы Ислам һәм аның сөйгән кызы Алина никахлашты.

Икесе дә хастаханәдә эшләгән, икесе дә ак халатлар кигән, алар бары тик коллегалар гына булып кала алыр иде. Үзара симпатия мәхәббәт хисенә әверелә. Өйләнешергә ниятлиләр. Әмма 2023 елда, ил өчен бу катлаулы вакытта, Ислам Оборона министрлыгы белән контракт имзалый һәм МХО зонасына китә. Батырлыгы  өчен «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале, Жуков медале, «МХО катнашучысы» медале, «Хәрби батырлык өчен»медале белән бүләкләнә. Ялда чагында сөйгәненә тәкъдим ясый, Алина  ризалык белдереп җавап бирә! 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, яшь пар «Билгесез солдат»һәйкәленә чәчәкләр салды.

Кадерле Ислам һәм Алинә! Сезнең бәхетле мизгелләрегез күп булсын, ә йөрәгегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм тынычлык яшәсен.  Мәхәббәтегез көннән-көн ныгып торсын, ә алда бары тик тыныч һәм шатлыклы тормыш кына көтсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International