Лениногорскида республиканың мәктәп спорт клублары арасында Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы узды

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Лениногорскида республиканың мәктәп спорт клублары арасында Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы узды.

26-28 март көннәрендә Лениногорскида «Спорт-массакүләм чаралар» федераль проектының «Россия спорты»дәүләт программасы кысаларында республиканың мәктәп спорт клублары арасында Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы узды.  

Мәктәп спорт клублары уеннарында Лениногорск, Балык Бистәсе, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Баулы, Саба районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 9 команда катнашты.

Уеннар программасында 8 төрле ярыш бар иде: җиңел атлетика буенча күп төрле ярышлар, баскетбол 3х3, шашка, компьютер спорты, мини-футбол, тег-регби, шәһәр спорты, брейнг-ринг.

Уеннар йомгаклары буенча 1 нче урынны Түбән Кама районының «38 нче лицей» МБМУ командасы алды, 2 нче урынны Саба районының Югары Симәт урта гомуми белем мәктәбе командасы алды, 3 нче урынны Түбән Кама районы командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International