Хөрмәтле гараж хуҗалары, игътибар!

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты Сезгә 2025 елның 25 ноябрендәге 1011 номерлы карары нигезендә Лениногорск муниципаль берәмлеге территориясендә металл гаражлар һәм хокук билгели торган документларсыз урнаштырылган һәм файдаланыла торган башка корылмалар сүтеләчәге турында хәбәр итә.

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 79-ФЗ номерлы Федераль законның, «Гараж амнистиясе»нең гамәлдә булуын искә төшерәбез.

2026 елның 01 апреленнән 31 маена кадәр уздырыла торган экологик икеайлык чорында хокук билгели торган документлары булмаган гаражлардан файдаланучыларга металл гаражларны һәм корылмаларны демонтажлауны мөстәкыйль оештырырга киңәш итәбез.

Металл гаражны мөстәкыйль демонтажлау һәм чыгару өчен «Гомумшәһәр гараж кулланучылар җәмгыятенә»белешмә алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Адресы: Гагарин урамы, 33 йорт( керү урыны - кырыйдан) 3 бина.

Кабул итү вакыты дүшәмбедән җомгага кадәр 09:00 дән 13:00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International