Бүген 26.03.2026 елның матур көнендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенде илебезнең төрле почмакларыннан килгән яшьләрнең никахларын теркәделәр.
Мәсәлән, Владислав һәм Екатерина никахка гариза биргәндә алып барганда төрле шәһәрләрендә булганнар, ул Лениногорскида,ә кәләше Санкт-Петербургта булган, шундый сервис булуын уңай яктан билгеләп үттеләр. Бүген шулай ук Оренбург, Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән, Лениногорск районы авылларыннан парлар булды. Бүген 7 пар никахлашты. Барлык яшьләр дә ЗАГСта шәхсән катнашмыйча, онлайн гариза бирделәр.
Яшьләр "Дәүләт хезмәтләре" порталын ЗАГСка тиз һәм дистанцион гариза бирү, дата сайлау һәм пошлина түләү мөмкинлеге өчен югары бәяли. Сервис тантаналар вакытын 1-12 айда сайларга, чиратлардан качарга мөмкинлек бирә. Без булачак яшьләрне Лениногорск шәһәрендәге Никахлашу йортына чакырабыз!