29 март көнне 04:45 сәгатьтә Лениногорскида Тынычлык урамында юл-транспорт һәлакәте булган. 1987 елгы "Киа Рио" транспорт чарасы белән идарә итүче куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм парковкаланган "Киа Спектра"автомобиленә бәрелгән.
Урынга килгән Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары гаепле кешенең исерек булуын ачыклый
Тикшерү нәтиҗәсе 0.876 мг/л тәшкил итә.
Тикшерү барышында ачыкланганча, ир кеше бер атна элек хокуктан мәхрүм ителгәннән соң машина йөртү таныклыгын торгызган булган.
Хокук бозучының автомобилен алалар һәм махсус тукталышка урнаштыралар. Исерек килеш законсыз идарә иткән өчен машина йөртүчегә РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный.
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: исерек килеш транспорт белән идарә итү ярамый һәм кеше үлеменә китерерлек куркыныч булып тора!