Алексей Песошин ассызыклаганча, дәүләт бүләкләре лауреатлары республиканың иминлегенә һәм чәчәк атуына зур өлеш кертәләр. "Бүген бу залда Татарстанның чын патриотлары җыелды. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим һәм лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм!"- ди ул.
Лауреатлар арасында: сәнәгать, төзелеш һәм транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре, фәнни һәм медицина даирәләре, мәдәният тармагы, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгариф һәм спорт өлкәсе вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре.
Лениногорскидан Ләйлә һәм Илдар Ситдиковлар “Ата-ана даны” орденына лаек булды.
Лениногорскида яшәүче Ләйлә һәм Илдар Ситдиков – күпбалалы әти-әни. Алар 24 ел бергә гомер итәләр, 2 малай һәм 3 кыз үстерәләр. Алар – районыбызның үрнәк гаиләсе булып тора.
“Мин күп бала табып үстерү турында гел хыяллана идем. Аллага шөкер, балаларыбыз исән-сау булсын. Без бик шат”, - ди Ләйлә ханым.
Ул үзәк хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли, актив хатын-кыз, конкурсларда, бәйгеләрдә дә катнаша.