Лениногорскида язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

2026 елның 25 апрелендә Лениногорск районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Әмир Шакиров, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, Лениногорск районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Мостафин, Дәүләт техника күзәтчелегенең, Россельхозцентрның бүлек башлыклары, җитәкчеләр, белгечләр һәм механизаторлар катнашты.

Әзерлек конкурсына кыр эшләренә, орлыклар һәм минераль ашламалар ташуга җәлеп ителәчәк барлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары комплексы тәкъдим ителде. Хуҗалыкларның әзерлеген бәяләү түбәндәге юнәлешләр буенча алып барылды: техник әзерлек, тракторчы-механизаторлар, ярдәмче персонал белән тәэмин ителеш, ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар белән тәэмин ителеш.

Бәя бирү комиссиясенең игътибары башкарылган ремонт эшләренең сыйфатына, техниканың төзеклегенә, техник хезмәт күрсәтүгә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен техник тикшерү узуга, аларның янгын куркынычсызлыгы чаралары, медицина аптечкалары белән тәэмин ителешенә бирелде.

Механизаторлар белән әңгәмә барышында комиссия әгъзалары хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы, техникага һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт таләпләрен үтәү зарурлыгы турында аңлатмалар бирделәр.

Смотр-конкурс йомгаклары буенча әзерлек буенча иң яхшылар булып «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, Ганиев и.м. КФХ, «Ленина» ҖЧҖ оешмалары танылдылар, алар чәчү кампаниясенә әзерләнүдә җаваплы эшләү үрнәген күрсәттеләр.

 

Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Галимов И.Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International