Юлларда иң күп хокук бозуларга юл куйган машина йөртүчеләр арасында – «Альянс»НТК ҖЧҖ хезмәткәрләре.
Тагын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән аерылып торалар – «Атлантик» ҖЧҖ машина йөртүчеләре - Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 12 хокук бозу очрагын теркәгәннәр.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 2025 елда машина йөртүчеләре ешрак җаваплылыкка тартылган оешмалар исемлеген тәкъдим итте. Бу Татарстан юлларында хокук бозучыларга йогынты ясауның яңа ысулы.
ТР Министрлар Кабинетында узган утырышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гафаров юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр саны артуга борчылуын белдерде. Антирейтингка Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы 82 оешма кергән, алар 18 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куйган.