Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында «Исток - Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина тарафыннан 5нче социаль участокта балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен Ивановка авылы мәдәният йорты каршындагы музейга бару оештырылды.
Экскурсиянең максаты-якташларыбызның: Бөек Ватан сугышында һәм башка хәрби конфликтларда катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең тарихы белән танышу, ил өчен горурлык хисе һәм якташларыбызның батырлыгына хөрмәт тәрбияләү, көнкүреш һәм борынгы әйберләр белән танышу, Ватан хакына хезмәт һәм батырлыкның мөһимлеген аңлау формалаштыру.
Музейда балалар солдатларның шәхси әйберләрен: хатларны, фотосурәтләрне, бүләкләрне, мемориаль такталарны, сугыш вакытында ирешкән уңышларын раслаучы документларны һәм архив материалларын күрә алдылар. Ата-бабаларыбызның көнкүреше белән таныштык: эш кораллары, борынгы кирәк-яраклар һәм национальиләребез кигән милли киемнәр.
Катнашучылар экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, кызыксындырган сораулар бирделәр, әбии-бабалары турында гаилә тарихлары белән уртаклаштылар.