Урта звено укучылары белән «БДД» ДБУ начальнигы Э.С. Кирдянова һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкиле А. М. Ибряева очрашты.
Укучыларга Лениногорскида һәм районда булган юл-транспорт һәлакәтләренең видеоматериалларын күрсәттеләр. Конкрет мисалларда балаларга хокук бозуларның нәтиҗәләрен аңлаттылар, машина юлы аша чыгу кагыйдәләрен һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеген искә төшерделәр.