Хөрмәтле лениногорскилылар, төзекләндерү өчен җәмәгать пространствосының үз вариантын тәкъдим итегез.
21 апрельдән дәүләт хезмәтләре порталында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" Федераль проекты кысаларында ("Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проекты) 2027 елда төзекләндереләчәк парклар, скверлар, яр буйлары, бульварлар өчен гомумроссия онлайн-тавыш бирү старт ала. Хәзер халыктан тәкъдимнәр җыюның мөһим этабы бара.
Тәкъдимне калдыру өчен дәүләт хезмәтләре порталының «Бергә хәл итәбез. Тавыш бирү» https://pos.gosuslugi.ru/lkp/fkgs/home/ һәм алга таба инструкцияләргә иярергә. Порталда расланган хисап язмасы кирәк.
Тәкъдим кертү өчен бу урынның ни өчен яңартылуга мохтаҗ булуын язарга кирәк.
Бирелгән тәкъдимнең статусын кулланучының шәхси кабинетында — «Минем чаралар»бүлегендә күзәтергә мөмкин.
Халыктан тәкъдимнәр 26 мартка кадәр җыела.