Лениногорскида герой танк экипажы һәлак булуга 4 ел тулу уңаеннан Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә теннис буенча турнир узды.
Лениногорск шәһәренең «Теннис Холл» спорт корылмасында «Физик культура һәм спортны үстерү» федераль проектының «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында героик танк экипажы һәлак булуга 4 ел тулу уңаеннан Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә теннис буенча турнир узды.
Турнирны ачуда мактаулы кунаклар, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шәмәрданов, Лениногорск шәһәренең Россия Герое Дамир Исламов исемендәге 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ирина Никифорова, Лениногорск шәһәренең Теннис федерациясе фонды идарәчесе Дмитрий Мельников, Россия Герое Дамир Исламовның тренеры Альберт Сафин сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.
1 нче номерлы спорт мәктәбе гимнастиклары чыгышлары белән сөендерделәр.
Ярышларда «Теннис Холл»да тәрбияләнүчеләр катнашты. Турнирда катнашучылар югары дәрәҗәдәге осталык һәм спорт рухы күрсәттеләр.
Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Михаил Мельников алды, икенче урында - Елизавета Звонарева, өченче урында - Солтан Гәрәев. Турнирда җиңүчеләр һәм катнашучылар кубоклар, медальләр, дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.
Һәр матч безгә тынычлык һәм ирекне саклауның мөһимлеге турында искә төшерсен.